Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда коронавирус чорында кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгардылар

Бу хакта төбәк хакимиятенең хокукый мәгълүмат сайтында хәбәр ителә.

Татарстанда коронавирус инфекциясе вакытында мәдәният учреждениеләре өчен кертелгән чикләүләрне һәм ярдәм итү чараларын гамәлдән чыгардылар.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин "Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында"гы документның гамәлдә булуын туктату турындагы карарны имзалады.

Барлыгы 88 документ үз эшчәнлеген туктатты, шул исәптән "Аерым социаль ярдәм чараларын бирү срогын озайту турында"гы, "Коронавирус инфекциясен таратуга каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә Татарстан дәүләт мәдәният учреждениеләренә ярдәм чаралары турында"гы документлар да гамәлдән чыкты.

 https://tatar-inform. tatar

фото: https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев