Татарстанда кулланучылар кредитларының уртача срогы артты
Татарстанда 2025 елның октябрендә кулланучылар кредитларының уртача срогы үсеш күрсәтте, сентябрь белән чагыштырганда, 0,3% ка артты.
2025 елның октябрендә Россиядә кулланучылар кредитларының уртача срогы 2,3 ел тәшкил итте, бу 2024 елның октябрь (2,1 ел) күрсәткеченнән 8,9% ка югарырак.
Шул ук вакытта 2025 елның сентябре (2,4 ел) белән чагыштырганда бу күрсәткеч 3,5% ка кимегән.
Кулланучыларга кредит бирү буенча 30 лидер төбәк арасында Татарстан уртача динамика белән аерылып торды, Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Санкт‑Петербургта, Бурятия Республикасында һәм Ленинград өлкәсендә кредитларның уртача срогы сизелерлек кимеде, Татарстанда аз гына үсеш күзәтелде. Охшаш тенденцияне Волгоград, Приморье крае һәм Саратов өлкәсе күрсәтте.
Вести-Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев