Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда мәктәпләрдә капиталь ремонт эшләре 37 процентка башкарылган

Татарстанда социаль өлкә объектларын капиталь ремонтлау дәвам итә.

Иң күп эшләр мәгариф өлкәсенә туры килә - республика һәм федераль программаларга 170 объект кертелгән. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.

Айзатуллин сүзләренчә, гомуми белем бирү оешмаларында капиталь ремонт 37 процентка башкарылган. Эшләр 61 мәктәптә алып барыла.

Җәйге каникуллар чорына мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлауның төп этабы планлаштырылган. Хәзер 21 объектта эшләр бара, бу юнәлеш буенча башкарылган эшләрнең гомуми дәрәҗәсе 7 процент тәшкил итә.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 23 балалар бакчасында ремонт 50 процентка башкарылган.

Ресурс үзәкләрендә капиталь ремонт 47 процентка төгәлләнгән. Кукмара районында бер объект файдалануга тапшырылган инде.

Тулай торакларда эшләр 42 процентка башкарылган. Соңгы ике атнада Түбән Кама районында бер объектта ремонт эшләре төгәлләнгән.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә программага 96 объект кертелгән. Фельдшер-акушерлык пунктларын ремонтлауда иң зур алга китеш теркәлгән - анда шул исәптән җиде объектны файдалануга тапшыру нәтиҗәсендә эшләр 80 процентка үтәлгән.

Балалар өчен сөт ризыкларын тарату пунктларында ремонт 81 процентка башкарылган. Хисап чорында дүрт объектта (икесе - Чаллыда, берсе - Казанда һәм тагын берсе - Әлмәт районында) төгәлләнгән.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев