Татарстанда 2027 елның 1 гыйнварыннан төбәк мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләренең база окладларын арттырачаклар. Тиешле карар республика Министрлар Кабинеты тарафыннан бастырып чыгарылды, дип яза «Реальное время».
Мәшгульлек үзәкләре инспекторлары һәм белгечләре өчен база оклады вазыйфасына карап 48 540 сумнан 59 580 сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Бүлекләр һәм департаментлар башлыклары өчен окладлар 50 700 сумнан 63 000 сумга кадәр билгеләнгән. Беренче дәрәҗәдәге гомумтармак эшчеләренең хезмәт хакы 28 220 сумнан 28 460 сумга кадәр, ә дүртенче дәрәҗәдәге хезмәткәрләрнең хезмәт хакы 31 950 сумнан 32 430 сумга кадәр билгеләнгән.
Республиканың мәшгульлек хезмәте дәүләт учреждениесе җитәкчесенең база оклады 76 500 сумнан 84 150 сумга кадәр арттырылган. Документ киләсе ел башыннан үз көченә керә.
Нет комментариев