Татарстанда Max аша кунакханәләргә урнашуның пилот проектын эшләтеп җибәрәчәкләр
Татарстанда 2026 елда Россиянең Max мессенджеры аша кунакханәләргә цифрлы урнашу буенча пилот проектын эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Бу хакта ТР Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Проект кунакханәгә урнашу процедурасын гадиләштерә, шулай ук кунакханә хуҗаларына административ һәм операцион йөкләнешне киметә. Яңа система туристларга теркәлергә һәм номерлардан ачкычларны кәгазь документларны рәсмиләштермичә алырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үттеләр дәүләт комитетында.
Пилот проектында катнашырга республиканың кунакханәләре һәм башка урнаштыру чаралары чакырыла. Моның өчен туризм буенча дәүләт комитетына электрон почтага гариза җибәрергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, июньдә РФ Президенты Владимир Путин милли мессенджер опцияләре белән мәгълүмат алмашуның күп функцияле сервисын булдыру турындагы законга кул куйды. Ул «Коммуникацион платформа» җәмгыяте эшләгән – Max кушымтасы булды.
https://www.business-gazeta.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев