Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда муниципаль хокукый актларның 77 проценты регистрга робот ярдәмендә кертелгән

2025 ел йомгаклары буенча Татарстан муниципаль регистрга кертелгән норматив хокукый актлар саны буенча Идел буе федераль округында лидерлыкны саклап кала.

Мондый нәтиҗәгә ирешүдә әлеге процессны уңышлы цифрлаштыру сизелерлек роль уйнады, дип хәбәр итә ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте.

2022 елдан Татарстанда RPA (Robotic Process Automation) системасы эшли, ул автоматик режимда ТР хокукый мәгълүмат порталыннан муниципаль актларны эшкәртә һәм регистрга кертә. 2025 ел нәтиҗәләре буенча автомат рәвештә эшкәртелгән документлар өлеше 77% тәшкил иткән.

«Процессны автоматлаштыру муниципаль актлар белән эшне сизелерлек оптимальләштерергә, вакыт чыгымнарын кыскартырга һәм регистрны формалаштыруның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирде», – дип билгеләп үтте министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов.

Шул ук вакытта порталда документларны урнаштырганда муниципалитетлар җибәргән хаталар аркасында автоматлаштыруның йөз процентлы күрсәткеченә ирешү әлегә мөмкин түгел. Статистика буенча, төбәктә мондый хаталар өлеше 7 процент тәшкил итә.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: муниципаль хокукый актлар регистр