Татарстанда «Нурлы Рамазан» бәйгесен игълан ителде
Быел Татарстан мөфтияте дүртенче тапкыр изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча «Нурлы Рамазан» бәйгесен игълан итте.
Бәйгегә гаризалар 20 гыйнвардан алып 18 февральгә кадәр кабул ителә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини оешмалар, физик затлар чакырыла. Моның өчен алар халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында – кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, уку йортлары кебек биналарга керү урыннарын бәйрәмчә итеп бизәргә тиешләр.
Иң матур бизәлешне башкаручыга «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Бәйгенең калган җиңүчеләрен шулай ук мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә.
Конкурс кагыйдәләре буенча, бинага керү юлларын һәм җәмәгать урыннарының тышкы ягы бизәлеше Рамазан ае тәмамланганчы сакланырга тиеш.
Бәйге 2026 елның 20 гыйнварыннан 13 мартына кадәр 4 этапта үткәрелә:
1 этап ( 20 гыйнвардан 18 февральгә кадәр) – гаризалар кабул итү (бәйгедә катнашу өчен гаризалар тапшыру);
2 этап (19 февральдән 25 февральгә кадәр) – сайлап алу (бәйге финалында катнашу өчен иң яхшы 10 эшне сайлап алу);
3 этап ( 26 февральдән 10 мартка кадәр) – бәяләү (финалга чыккан 10 эш арасында җиңүчеләрне ачыклау);
4 этап (13 март) – йомгаклау (бәйге нәтиҗәләрен чыгару).
Бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү көне һәм урыны өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.
Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны һәм фотосурәтләрне электрон форматта https://muslimmol.ru/nurlyramazan сылтамасы буенча җибәрергә кирәк булачак. Анда оешма җитәкчесенең исем, фамилиясе һәм атасының исемен, оешманың атамасын, төгәл адресын, элемтәгә керү өчен контактларны күрсәтү зарур.
Бәйгенең барышы һәм нәтиҗәләре белән нәзарәт сайтында танышырга мөмкин.
Татар-информ
фото: ДУМ РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев