Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда өч баласы булган ир-атларны мобилизацияләү турында карарлар гамәлдән чыкты

Татарстан Республикасының запастагы гражданнарны мобилизацияләү буенча чакырылыш комиссиясе 16 яшькә кадәрге өч баласы булган ир-атларны мобилизацияләү турындагы муниципалитетлар карарларын гамәлдән чыгарды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«Гамәлдән чыгару әлеге гражданнарның гаризасы һәм бала туу турында таныклыгын күрсәтү нигезендә рәсмиләштерелә. Карар 21 октябрьдә Республиканың оператив штабы утырышы вакытында кабул ителде», – дип ачыклык кертте Галимова.

Республика чакырылыш комиссиясе рәисе – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР хәрби комиссары Сергей Погодинга муниципалитетларның чакырылыш комиссияләре белән берлектә әлеге эшне кыска вакытта оештырырга кушты.

Украинада махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары белән быел 24 февральдә башланды. Илдә өлешчә мобилизация үткәрү турында Россия лидеры 21 сентябрьдә игълан итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 21 октябрьдә муниципалитетлар башлыкларына хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзалары реестрларын төзергә кушты.

https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-oc-balasy-bulgan-ir-atlarny-mobilizaciyalau-turynda-kararlar-gamaldan-cykty-5861890

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев