Татарстанда октябрь ахыры нормадан 4-5 градуска җылырак булачак
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда октябрь ахыры нормадан 4-5 градуска җылырак булачак

Синоптиклар фаразы.

Татарстанда 21 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр уртача һава температурасы климатик нормадан 4-5 градуска югарырак булачак. Мондый фаразны ТР Гидрометеорология үзәге бирә.

Бу чорда республика өчен уртача температураның климат нормасы +2 градус, Казан өчен +2,4 градус тәшкил итә.

 


Нет комментариев