ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда озын гомерлеләр кайсы районнарда яши

Хәзерге вакытта республикада йөз яшьлек чикне узган 334 кеше яши.

Аларның 41 – ир-ат, 293 – хатын-кыз. Бу саннарны бүген Казанда брифингта Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Иң өлкән хатын-кыз Ютазы районында яши,  аңа 107 яшь. Иң өлкән ир-ат исә Питрәч районында –  106 яшь.

Йөз яшьлек чикне узган гражданнарның 310 ы – Бөек Ватан сугышы ветераннары. Алар арасында 37 ир-ат һәм 273 хатын-кыз. Ветераннар өчен төрле социаль ярдәм чаралары каралган.

 

Татар-информ


Нет комментариев