Татарстанда педагогларның җиңүләре өчен мәктәп һәм көллият директорларын бүләкли башлаячаклар
Татарстанда 2025 ел нәтиҗәләре нигезендә уздырылачак республика конкурсында җиңүче педагогларның мәктәп һәм колледж директорларына бер тапкырлбирелә торган 30 мең сум күләмендәге премияне кертергә планлаштыралар.
Республика Министрлар Кабинетының тиешле карары проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
Премияләр түләүгә средстволар 2026 елга Татарстан бюджетына салынган.
Ярдәм чарасы башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары җитәкчеләренә кагылачак. Түләүләрне кертү идарә итү командаларына ярдәм итүгә, иң яхшы педагогик практикаларны таратуга һәм республикада белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.
фото: Татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев