Татарстанда ракета һәм БПЛА һөҗүмнәреннән зыян күрүчеләргә түләү кертергә планлаштыралар
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда ракета һәм БПЛА һөҗүмнәреннән зыян күрүчеләргә түләү кертергә планлаштыралар

Татарстан хакимияте ракета һәм пилотсыз очкычлар бәрелүеннән зыян күрүчеләргә һәм һәлак булганнарның туганнарына бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләргә ниятли.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карары проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза. 

Ракета һәм дрон һөҗүмнәреннән һәлак булганнарның туганнарына бер тапкыр түләү һәр һәлак булучыга 2 млн сумга тигез булачак.

Сәламәтлегенә авыр яки уртача зыян күргән гражданин 600 мең сум, сәламәтлегенә җиңел зыян күргән – 300 мең сум күләмендә түләүгә исәп тотарга хокуклы булачак.

Беренчел ихтыяҗ мөлкәтен өлешчә югалткан гражданнарга – 78 375 сум, ә аны тулысынча югалткан гражданнарга 156 750 сум түләнәчәк.

татар-информ

 


Нет комментариев