Татарстанда 31 августтан 4 сентябрьгә кадәр узган «Законсыз мигрант» оператив-профилактик чарасына йомгак ясадылар. Полиция хезмәткәрләре мигрантлар яши һәм эшли торган урыннарда рейдлар үткәрде, ә чит ил гражданнары күпләп җыелган урыннар ныклы контрольгә алынды.
Ведомство матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, миграция кануннарын бозуның барлыгы 1027 очрагы ачыкланган. Нәтиҗәдә, 69 чит ил кешесенә Россиягә керү тыелган, тагын 258 кешене депортацияләү турында карар кабул ителде.
Моннан тыш, мигрантларны ялган исәпкә кую турында 140тан артык җинаять эше ачылган, ә бер очракта законсыз миграцияне оештыру турында җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала.
«Эшне нәтиҗәле оештыруга Россия Эчке эшләр министрлыгының Миграция хезмәте һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлеге белән тыгыз хезмәттәшлек ярдәмендә ирешелә», – дип билгеләп үттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында.
https://tatar-inform.tatar
Нет комментариев