Республика клиник хастаханәсе хирурглары уникаль операция ясады.
Алар МХО сугышчысының бавырын тишкән һәм кан тамырына якын урнашкан металл кыйпылчыгын чыгарган.
Кыйпылчык тикшерү вакытында очраклы рәвештә табыла һәм «акрынайтылган гамәл минасы» булып тора. Ул бик куркыныч урында урнашкан булган һәм теләсә кайсы вакытта кан тамырын өзә алган, бу пациентның кан югалтуына һәм үлеменә китерер иде.
Операция ике сәгать дәвам иткән һәм уңышлы тәмамланган. Операциядән соң берничә көн узгач, пациентны өйгә чыгарганнар
Нет комментариев