Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда Саескан Тавыннан Шәле авылына кадәр яңа түләүле юл барлыкка килергә мөмкин

Татарстанда яңа түләүле юллар барлыкка килергә мөмкин.

Мондый проектлар белән эре компанияләр кызыксыну белдергән. Якындагы елларда шулай ук регион  һәм муниципаль юлларны норматив хәлгә китерүгә игътибар биреләчәк.

Тармактагы якын планнар турында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде.

Түләүлеләрен дә кертеп, яңа юллар төзү проектлары инде карала. Һәм Дәүләт-шәхси партнерлыкта катнашу белән кызыксынган компанияләр дә бар.

Фәрит Хәнифов сүзләренчә, "Алексеевскдорстрой" 5 декабрьдә республика Министрлар Кабинетына концессион килешү керткән. "Алар Саескан Тавы авылы янындагы Кама аша күпердән Шәле авылына кадәр юлны дүрт полосага кадәр киңәйтергә телиләр. Һәм 32 км озынлыктагы бу участокны түләүле итү", - дип сөйләде ул.

Башка потенциаль объектлар арасында Фәрит Хәнифов Оренбург һәм Себер трактлары дублерларын, шулай ук Әлмәт — Баулы юлының бер өлешен атады.

 

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев