«Сайлаулар» Дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматларына караганда, кичә Мәскәү вакыты белән 20.00 сәгатькә Татарстанда барлык сайлаучыларның 36,8 проценты үз тавышын биргән. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә сайлау барышына йогынты ясарлык сайлау законнарын бозу очраклары буенча шикаятьләр килмәде», – диделәр матбугат хезмәтендә.
Кичә Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Республикада сайлау участоклары 8:00 сәгатьтә ачылды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.
Татарстанда сайлауларны үткәрүне 65 территориаль сайлау комиссиясе һәм 2,7 меңнән артык участок сайлау комиссиясе тәэмин итә. Республикада барлыгы 2 миллион 923 мең 997 сайлаучы теркәлгән.
Нет комментариев