Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда шөпшә-үрмәкүчләр саны арткан, нилектән?

Татарстанда шөпшә-үрмәкүчләр (башкача әйткәндә – аргиоп Брюнниха) санының артуы

Татарстанда шөпшә-үрмәкүчләр (башкача әйткәндә – аргиоп Брюнниха) санының артуы - даими күренеш, шуннан соң популяция кимиячәк. КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев дип аңлатты. Бу хакта «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.

«Шөпшә-үрмәкүчләр күбәйгән еллар әлеге бөҗәкләр кимегән еллар белән алмашына. Мөгаен, киләсе елларда ул сирәгрәк очрар. Гадәттә, биологик закончалыклар нигезендә шулай була. Әмма быел ул гадәттәгедән күбрәк», – ди тикшеренүче.

Россиянең урта полосасына көньяктан килгән шөпшә-үрмәкүчләр Татарстан экосистемасына бик әйбәт яраклашты (алар төбәктә беренче тапкыр 2003 елда теркәлгән иде).

Бу үрмәкүчсыманнар куркыныч сизгән очракта гына кешегә һөҗүм итә. Ул тешләгән очракта яраны эшкәртергә һәм антигистамин препаратлар кабул итәргә, ә кәеф начарланган очракта ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аллергиядән интегүчеләрдә шөпшә-үрмәкүч тешләве көчле реакция (анафилактик шокка кадәр) китереп чыгарырга мөмкин.

Шуңа да карамастан, Шулаев сүзләренчә, шөпшә-үрмәкүч кешеләр өчен «гомумән алганда, куркыныч түгел». «Ул агулы булса да, республикада үлем-китем, кешеләрне хастаханәгә алып китү очраклары булмады», - дип ачыклык кертте галим.

 Дача хуҗаларына шөпшә-үрмәкүчләрне үтерергә киңәш ителми.  Чөнки алар чәчүлекләрне юкка чыгаручы бөҗәкләр белән туклана.

 

 https://tatar-inform.tatar

фото: Татар-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев