Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда спорт әзерлегенә ярдәм итүгә 40 млн сумнан артык акча юнәлдереләчәк

«Физик культураны һәм спортны үстерү» дәүләт программасына кергән «Югары казанышлар спортын үстерү» федераль проекты кысаларында спортның база төрләре буенча спорт әзерлегенең өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы оешмаларга дәүләт ярдәме каралган.

Бу хакта ТР Финанс министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

2026 елга һәм 2027-2028 елларның план чорына бюджет турында Татарстан Республикасы Законында әлеге максатларга 2026 елга 40.472, 8 мең сум күләмендә акча салынган. Шуларның 21 855,3 мең сумы федераль бюджеттан, тагын 18 617,5 мең сумы Татарстан бюджетыннан киләчәк.

Уртак софинанслауның иң чик дәрәҗәсе федераль бюджет хисабына 54% һәм республика бюджеты хисабына 46% тәшкил итәчәк.

 

татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев