Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда, шул исәптән безнең районда да «Каршы як полоса» операциясе бара

6 марттан 15 мартка кадәр районда «Каршы як полоса» операциясе узачак, дип хәбәр итә Лениногорск ЮХИДИ идарәсе.

 

Тикшерүләр  барышында юл хәрәкәте  кагыйдәләрен үтәмәүчеләр ачыклауга игътибар артачак. Чара тиешсез урында транспорт чарасын куып узып китү сәбәпле килеп чыккан юл һәлакәтләрен кисәтү, булдырмау  максатында 15 мартка   кадәр дәвам итәчәк.

Беренче тапкыр "каршы як полосага" чыксан 5 мең сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. 

Агымдагы  елның 2 ае эчендә   республикада юлның каршы як полосасына чыгу нәтиҗәсендә 49 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 27 кешенең гомере өзелгән, 81 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

Лениногорск Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев