Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда СВО катнашучыларының гаиләләре 7 процент белән социаль ипотека ала

Татарстанда 2025 елда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен яңа социаль ипотека программасы старт алды.

Программа гамәлдә булган дүрт ай эчендә 20 гаилә учетка баскан, аларның сигезе яңа торак алган инде. Бу хакта «Татар-информ» га ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Программаны эшләтеп җибәрү турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов августта Дәүләт торак фондының 30 еллыгын һәм «Салават күпере» торак районының ун еллыгын бәйрәм иткәндә белдерде. Программа махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә өстенлекле тәртиптә елына 7% белән соципотека буенча фатирлар алырга мөмкинлек бирәчәк.

Программаны Татарстанның күп кенә иҗтимагый һәм ветеран оешмалары хуплады. Россия Герое Рәсим Баксиков аның махсус операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен әһәмиятен ассызыклады, ә ТР буенча десантчылар берлеге рәисе Юрий Суворов аны реаль ярдәм дип атады.

татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев