Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда СВОда катнашучыларга эш урыннары булдырмау өчен штраф салырга телиләр

Татарстанда СВО катнашучылары өчен эш урыннарын квоталау таләпләрен үтәмәгән өчен эш бирүчеләр өчен административ җаваплылык кертергә телиләр.

Административ хокук бозулар турында ТР Кодексына үзгәрешләр кертелә торган тиешле закон проектын республика Хөкүмәте ТР Дәүләт Советына кертте.

"Административ җәзаны вазыйфаи затларга – 20 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга – 50 меңнән 100 мең сумга кадәр штрафлар рәвешендә билгеләргә тәкъдим ителә", - диелә закон проектына аңлатма язуында.

Закон проектын кабул итү махсус хәрби операциядә катнашучыларга социаль гарантияләр тәэмин итәчәк, дип билгеләп үтелә документта.

Закон проекты «Махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә алу өчен эш урыннарын квоталау турында»республика законы кабул ителүгә бәйле рәвештә эшләнгән.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев