Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда такси турындагы канун камилләштерелә

Татарстанда такси автомобильләре саны 24,4 мең берәмлектән артып киткән.

Хәзерге вакытта транспортның бу төре буенча законнарны камилләштерергә кирәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы утырышында ТР транспорт министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

 «Такси – уңайлы транспорт, әмма закон эшләнеп бетмәгән, без бүген шуның белән шөгыльләнәбез дә», – дип белдерде Хәнифов.  Аның сүзләренә караганда, узган ел гына да министрлыкка пассажир ташучылардан 700 гариза кергән. Шул ук вакытта җәмәгать транспортында да пассажирлар агымы үсүен дәвам итә: ковидка кадәрге 2019 ел белән чагыштырганда автобуслар пассажирларны 25 процентка күбрәк ташыган, ә еллык үсеш якынча 4 процент тәшкил итә. Тариф биш ел эчендә нибары 6,3 процентка арткан.  

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев