Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда талпаннардан 270 кеше зыян күргән

Сезон башыннан бирле Татарстанда яшәүче 270 кеше, шул исәптән 57 бала талпан тешләвеннән зыян күргән.

Бу хакта Роспотребнадзорның республика буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

Бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек кимрәк. 2025 елның шул ук чорында хастаханәләргә 508 кеше мөрәҗәгать иткән.

Талпаннар кешеләргә иң еш Казанда (66 очрак), Чаллыда (32) һәм Әлмәт районында (27) кадалган. Антилидерлар бишлегенә шулай ук Түбән Кама районы (23 очрак) һәм Алабуга районы (17 очрак) кергән.

Ведомствода талпан инфекцияләре йоктыруны бу сезонда теркәмәделәр, дип билгеләделәр.

Республикада халыкны талпан энцефалитыннан вакцинацияләү дәвам итә. 21 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, 5514 кеше прививка ясаткан. Бу планның 43 процентын тәшкил итә.

 

https://trt-tv.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев