Татарстанда ташландык сыер абзарында бер студентның гәүдәсен тапканнар
21 яшь булган
21 яшьлек егетнең гәүдәсе узган атнада 22 майда табылган, тик соңрак хәбәр иткәннәр.
Егетнең гәүдәсен Югары Ослан районының Введенка Бистәсе авылындагы ташландык сыер абзарында тапканнар. Кайбер мәгълүматлар буенча, егет үз-үзенә кул салган.
берничә социаль челтәрдә егет турында мәгълүмат барлыкка килде. Кайбер мәгълүматлар буенча, ул Иннополиста студент булган. Югалган көнне егет үзенең телеграмм-каналында берничә тавыш хәбәрен калдырган. Анда ул үзенең кем икәнен белмәвен һәм «үзенең җенесен билгели алмавын» әйткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев