Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда уңыш күрсәткече буенча алдынгы һәм артта калган районнар билгеле

Татарстанда бөртеклекләрнең гектарыннан уңыш күрсәткече буенча беренче бишлектә

– Тәтеш (48,6 ц/га), Минзәлә (45,7 ц/га), Яңа Чишмә (44,5 ц/га), Зәй (44,3 ц/га), Кукмара (43,9 ц/га) районнары. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды.

Бу күрсәткеч буенча соңгы урыннарда түбәндәге районнар: Яшел Үзән (25,6 ц/га), Әгерҗе (27,2 ц/га), Әлки (27,8 ц/га), Баулы (28,1 ц/га), Питрәч (31,4 ц/га) районнары.

Ә аерым хуҗалыкларны карасак, Тукай һәм Тәтеш районнары хуҗалыкларына тиңнәр юк. Тукайның «Ирек» хуҗалыгында уңыш гектарыннан 82,1 ц чыккан, «Гигант» предприятиесендә – 76,2 ц, Тәтешнең «Колос» агрофирмасында – 71,3 ц, «Бакырчы» хуҗалыгында – 68,8 ц.

Инвесторларга килгәндә, «Кызыл Шәрыкъ» агрохолдингының әле 20 процент мәйданы урып җыелмаган, «Агросила»ның тагын 13 процент мәйданнарында эше калган. «Ак Барс» холдингы АҖ, «Чистополье» холдинг компаниясе, «Агроинвест», «Союз Агро» җәмгыяте урып-җыюны 100 процент тәмамлаган.

Иң күп уңыш җыйган районнардан алдынгылар сафында – Арча, Тәтеш, Буа, Мөслим, Минзәлә.

Алабуга, Кама Тамагы, Югары Ослан, Менделеевск, Яшел Үзән – «кара» исемлектә.

https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-unys-kursatkece-buenca-aldyngy-ham-artta-kalgan-raionnar-bilgele-5860016

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев