Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда урман хуҗалыгының яшь белгечләре 500 мең сумга кадәр түләүләр ала

Татарстанның урман тармагында 2,5 меңгә якын кеше эшли.

Хезмәткәрләрнең уртача яше 43 яшь. Бу хакта «Татар-информ» га биргән интервьюсында ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

«2025 елдан Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән безнең учреждениеләргә эшкә килүче яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләр күләме арттырылды. Хәзер түләүләр 300 һәм 500 мең сумга җитә. Мондый ярдәмгә профильле уку йортларын тәмамлаучылар хокуклы, алар бездә ким дигәндә өч ел эшләргә вәгъдә итәләр», – дип хәбәр итте ул.

  Кузюров мәгълүматлары буенча, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында яшьләр белән системалы эш алып барыла. Регионда мәктәп урманчылыклары хәрәкәте үсә, студентлар өчен практик дәресләр, урманчылыкларга һәм урман хуҗалыкларына танышу экскурсияләре үткәрелә. Тагын бер нәтиҗәле чара – урманчылыклар, Урман хуҗалыклары һәм гомуми белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар арасында Лубян урман-техника көллиятендә һәм Казан дәүләт аграр университетында укырга һәм соңыннан эшкә урнашырга максатчан килешүләр төзү.

 

татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев