Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда урманнарны тергезү эшләре буенча 2024 ел планы 100 процентка үтәлгән

Татарстанда «Экология» илкүләм проекты «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында кайбер эшләр төгәлләнгән.

Урман тармагы белгечләре 1412,1 гектар мәйданда (планлаштырылганнан 100 процент) – урманны ясалма юл белән тергезү, 4 гектарда (100 процент) – урманны катнаш ысул белән тергезү һәм 103,6 гектарда (100 процент) урман үрчетү эшләрен башкарган.

2024 елда «Экология» илкүләм проекты һәм дәүләт биреме буенча урманнарны торгызу чараларын 2174 гектар мәйданда үткәрү планлаштырыла.

«Әлегә калган эшләр – 758,9 гектар мәйданда табигый юл белән урман торгызу чараларын уздыру», – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. Ул илкүләм проект буенча орлыклар әзерләү һәм утырту материалын үстерү дә каралганын искәртте. Бүгенге көндә инде 452 килограмм нарат, чыршы һәм карагай орлыклары җыеп алынган. Орлык материалларының төп күләме көзге чорда әзерләнәчәк, дип аңлаттылар министрлыкта.

"Т И."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев