Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда урманнарны торгызуга федераль бюджеттан 89,5 млн сум бүленгән

Быел «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында, Татарстанда урманнарны саклау буенча төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 111,5 миллион сум бирелгән. Бу акчаның 89,5 миллион сумы урманнарны торгызу эшләренә тотылачак, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы.

 

Министрлык мәгълүматлары буенча, быел илкүләм проект буенча республикада 3619,1 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган. Шул исәптән 1412,5 гейтар урман культуралары утыртылган, 104,6 гектар яңа урманнарга нигез салынган, 4 гектар комбинацияле урман яңарту чаралы үткәрелгән, 2098 гектар табигый урман яңарышына ярдәм күрсәтелгән.

Илкүләм проект нигезендә урманнарны торгызу өчен орлыклар запасын булдыру эшләре дә башкарыла. Быелның 15 сентябренә урман хуҗалыкларында агачларның төп урман барлыкка китерүче төрләреннән 1232 килограмм орлык әзерләнгән. Шул исәптән, 761 килограмм – нарат, 142 килограмм – чыршы, 25 килограмм – карагай, 20 килограмм – каен, 34 килограмм – юкә һәм 250 килограмм башка токым агачларның орлыклары тупланган. Кирәкле орлыкларның төп өлешен сентябрь азагы – октябрь башында җыячаклар.

Көзге инвентаризация хисабы буенча, кимендә 31 миллион төп агач үсентесе үстерелер дип көтелә.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-urmannarny-torgyzuga-federal-byudzettan-895-mln-sum-bulengan-5860185

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев