Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда үз хисабыңа ничә көн ял алырга мөмкин

Хезмәт кодексы нигезендә,

Хезмәт кодексы нигезендә, хезмәткәрләр еллык түләүле отпускка хокуклы, ул күпчелек очракта 28 көн тәшкил итә. Моннан тыш, законнар үз хисабыңа отпуск алырга рөхсәт итә. Татарстанда эшләүчеләр ничә көн түләнми торган ял алырга мөмки?

Түләнми торган отпускның максималь озынлыгы законнарда билгеләнмәгән. Ул хезмәткәр һәм эш бирүче арасында үзара килешү буенча бирелә, әгәр мөрәҗәгать итү сәбәпләрен җитәрлек дәрәҗәдә җитди дип санамаса, җитәкче баш тартырга хокуклы.

Шул ук вакытта кайбер категория гражданнар өчен үз хисабына отпуск алуга гарантияләнгән хокук каралган. Мондый хезмәткәрләр:

- инвалидлар – аларга ел дәвамында 60 календарь көнгә кадәр отпуск каралган;

- Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугышчан хәрәкәтләр ветераннары – 35 көннән дә артык түгел;

- хезмәт эшчәнлеген дәвам итүче пенсионерлар – ел саен 14 көнгә кадәр;

- әһәмиятле гаилә вакыйгалары булганда барлык хезмәткәрләр (бала туу, рәсми никах, якын туганының үлеме) - һәр аерым очракта 5 көнгә кадәр;

- югары уку йортларында көндезге бүлектә укучы һәм укуларын эш белән бергә алып баручы студентлар: имтихан сессиясе чорына 15 көнгә кадәр, дәүләт имтиханнарын тапшыру һәм чыгарылыш квалификация эшен яклаганда дүрт айга кадәр. Көндезге-читтән торып һәм читтән торып уку формасында белем алучы студентлар өчен түләүле уку ялы каралган: беренче һәм икенче курсларда — 40 көн, аннан соңгы курсларда - 50 көн, ә дәүләт имтиханнары вакытында – дүрт айга кадәр;

- көллият һәм техникумнарда укучылар – сессияләр һәм йомгаклау аттестациясе чорында 10 календарь көннән алып ике айга кадәр. Түләүле уку ялы арадаш имтиханнар өчен бирелә: беренче ике курс студентларына — 30 көн, өлкән курс студентларына 40 көн.

Күрсәтелгән өстәмә көннәрнең төп ялга кушылмавын һәм киләсе елга күчерелмәвен истә тотарга кирәк. Әгәр алардан вакытында файдаланмасаң, аларга хокук югалачак.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев