Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда «Хәтер бакчасы» акциясенә әзерлек эшләре бара

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясенә әзерлек эшләре бара.

Быел акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы, Россия халыклары бердәмлеге елы, Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында оештырылачак, дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

«Акция агымдагы елның апрель-май айларында узачак. Бүгенге көндә кишәрлекләрне һәм утырту материалын сайлау эшләре алып барыла. Мәйданчыклар урман фонды территориясендә һәм республиканың торак пунктларында оештырылачак», – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.

«Бүгенге көнгә акцияне уздыру өчен 70 гектар мәйданда кишәрлекләр сайлап алынды. Күркәм гадәткә кергәнчә, 1 миллионнан артык үсенте утырту ниятләнә», - дип өстәде ул.

Узган ел акция кысаларында Татарстан Республикасында фронттан өйләренә әйләнеп кайтмаган 378 мең татарстанлының батырлыгы истәлегенә 1,5 миллион үсенте утыртылган. Акциягә 30 меңнән артык кеше кушылды.

2026 елда «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясе «Экологик иминлек» илкүләм проектына теләктәшлек йөзеннән җиденче мәртәбә узачак. Оештыручылар Россиядә һәм чит илләрдә Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион кеше истәлегенә 27 миллион төп агач утыртырга ниятли.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев