Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда «Хәтер Маршы-2023» акциясе башланды

Казанда «Хәтер маршы» республика акциясе башланды. Ул ел саен уздырыла торган чара.

Акциядә катнашучылар лекцияләр һәм музыкаль-әдәби композицияләр ярдәмендә Татарстан укучыларына Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында сөйләргә ниятли. Активистлар Татарстан башкаласыннан соң Түбән Кама, Чистай һәм Чаллыга юл тотачак.

«Хәтер маршы» – Татарстанның иң күптәнге акцияләренең берсе, ул Җиңүне якынайткан Бөек Ватан сугышы геройлары батырлыкларын популярлаштыруга багышлана. Әлбәттә, бу вакыйгаларны бүгенге яшьләр белергә тиеш. Бүген республика шәһәрләренә һәм районнарына агитация бригадалары җибәрелә. Без тарихыбызны башка төрле итеп күрсәтүгә юл куя алмыйбыз. Бүген без төшенчәләрне үзгәртү омтылышларын күрәбез, күп ялган геройлар барлыкка килә, өстәвенә алар Бөек Җиңүне якынайткан чын кешеләрне күләгәдә калдыра. Без укучыларга һәм яшүсмерләргә барысының да чынлыкта ничек барганын сөйләргә тиеш», – дип аңлатты чараның ниятен ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-xater-marsy-2023-akciyase-baslandy-5866332

https://minmol.tatarstan.ru/index.htm/news/2162420.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев