Татарстанда хуҗасыз хайваннарны контрольдә тоту чараларын катгыйландырачаклар
Татарстан хакимияте күзәтүчесез хайваннарга каршы көрәш чараларын көчәйтү өчен закон проектын эшли.
Карар этләрнең кешеләргә һөҗүм итү очракларының ешаюы белән бәйле.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илшат Гыйниятуллин белдергәнчә, документ хөкүмәт вәкаләтләрен киңәйтәчәк һәм ашыгыч хәл режимын кертергә мөмкинлек бирәчәк. Республикада 20 меңнән артык күзәтүчесез хайван исәпләнә, ә «аларны аулау - стерилизация - вакцинация - кире кайтару» системасы аларның санын нәтиҗәле көйләргә мөмкинлек бирми.
Закон проекты шулай ук агрессив хайваннар белән эш итү тәртибен һәм приютларда тоту шартларын билгели.
татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев