Татарстанда ышанычны югалту сәбәпле 13 түрә һәм депутат эштән азат ителде
Быел Татарстанда ышанычны югалту сәбәпле 13 түрә һәм депутат эштән азат ителде.
Лаеш, Чирмешән, Түбән Кама, Алексеевск, Тукай һәм Кайбыч районнарыннан халык тарафыннан сайланган алты кеше.
Аларның күбесе керемнәр турында алдан ук дөрес булмаган мәгълүматлар биргән, кайберләре чит ил акцияләренә ия булган, кемдер мәнфәгатьләр конфликтларын җайга салмаган.
Шулай итеп, ышанычны югалту сәбәпле эштән азат ителгәннәр реестры тулыланды, һәм хәзер анда 40 татарстанлы. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе идарәсе башлыгының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Рөстәм Гаязов хәбәр итте.
Әйтик, Чирмешән районында җирле депутат җирле эшмәкәр белән запас частьләр һәм реагентлар сатып алуга килешүләр төзегән. Тик бу акча алу схемасы булып чыккан.
Чыганак: https://tnv.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев