Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстандагы суның сыйфаты аркасында коенырга ярамаган пляжлар арасына Лениногорск пляжы кермәгән

Күптән түгел ТР Роспотребнадзор идарәсе пляжларга тикшерү уздырган.

Татарстанның тугыз пляжында су һәм комның сыйфаты начар булу аркасында коенмавың хәерле.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rospotrebnadzor-tatarstandagy-sunyn-syifaty-arkasynda-koenyrga-yaramagan-plyazlarny-atady-5873953

Татарстанның тугыз пляжында су һәм комның сыйфаты начар булу аркасында коенмавың хәерле.

Анализ ясаганнан соң, Казанның «Түбән Елга аръягы» пляжында, Чаллы, Лаеш, Мамадыш һәм Бөгелмә пляжларында суның микробиологик күрсәткечләр буенча тиешле нормаларга туры килмәве ачыкланган.

Санитар-химик күрсәткечләр буенча Олы Аккош күле суында, «Түбән Елга аръягы», «Локомотив» пляжларында һәм Лаеш пляжында хилафлыклар табылган.

Татарстанда барлыгы 18 пляж ачылган, шуларның бишесе («Локомотив», «Түбән Елга аръягы», «Комсомол», Тирән һәм Олы Аккош күлләре) – Казанда. Моннан тыш, Түбән Кама, Чаллы, Лаеш, Яшел Үзән, Зәй, Әлмәт, Лениногорск, Нурлат, Мамадышта – берәр, Минзәләдә ике пляж эшли. Шулай ук Кама Тамагы районында – Карамалы елгасында һәм Мөслим районында Ык елгасындагы пляжлар да су керергә яратучыларны көтеп кала.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/rospotrebnadzor-tatarstandagy-sunyn-syifaty-arkasynda-koenyrga-yaramagan-plyazlarny-atady-5873953

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2216414.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев