Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстандагы хастаханә әнисе үлеменнән соң кызына 300 мең сум түләячәк

Суд дәгъва бирүче ягында.

Чаллының 5 нче шәһәр хастаханәсенә шушы медицина учреждениесендә әнисен югалткан хатын-кызга 300 мең сум чамасы түләтәчәкләр. Бу хакта “KazanFirst” шәһәр судының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Хәл болай була. Кызы  авырып киткән әнисен ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергән. Әнисен аннан йогышлы авырулар хастаханәсенә озатканнар. Ахыр килеп, 5 нче шәһәр хастаханәсенә урнаштырганнар. 4 көннән соң сырхау шунда вафат булган.

Кызы фикеренчә, әнисенә тиешенчә тикшерү уздырылмаган, төгәл диагноз куелмаган һәм тиешле дәвалану билгеләнмәгән. Шуңа күрә әнисен югалткан хатын-кыз суд сукмагын таптарга карар иткән.

Экспертлар комиссиясе хастаханәдә вафат булган сырхауга күрсәтелгән медицина ярдәмендәге кимчелекләрне билгеләгән. Әмма белгечләр әйтүенчә, бу хәлнең үлемгә бәйлелеге юк. Шулай да суд барыбер дәгъва бирүче ягына басып, шәһәр хастаханәсенә мораль зыян өчен компенсация түләү, шулай ук экспертиза һәм адвокат хезмәтләре чыгымын каплау бурычы куйган.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/06/174051/

© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев