Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанлылар 23 февральдә һәм 8 мартта ничек ял итәчәк?

Быел 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне чәршәмбегә туры килә.

Димәк, атна уртасында бер көн ял итәчәкбез.

Шуннан соңгы бәйрәм – 8 март. Гүзәл затлар бәйрәме уңаеннан инде өч көн ял булачак. Бу юлы бәйрәм көн сишәмбегә туры килә. Тоташ өч көн ял итү өчен шимбә – 5 мартта дүшәмбе өчен эшләп, 6 (якшәмбе), 7 (дүшәмбе) һәм 8 нче мартта ял итәчәкбез.

Россия Хезмәт кодексы нигезендә, бәйрәм алдыннан килүче эш көне бер сәгатькә кыскарак булырга тиеш. Димәк, 22 февраль һәм 5 мартта кыска эш көне булачак.

Ә инде атнасына алты көн эшләүчеләр өчен 5 март ялы 7 мартка күчерелә алмый. 7 март алар өчен кыска эш көненә әйләнә.

"ВТ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев