Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанлылар гыйнвар аеннан Россия Социаль фонды түләүләрен арттырылган күләмдә ала

Гыйнварда Татарстанның Социаль фонды расланган бюджет нигезендә бирелә торган күпчелек түләүләрне индексацияләде.

Бөтен ил буенча пенсионерлар, инвалидлар һәм балалы гаиләләр  түләүләрне арттырылган күләмдә алды.
Иң элек, гыйнвардан эшләмәүче татарстанлыларның иминият пенсияләре артты. РФ Президенты В.В.Путин кул куйган федераль закон нигезендә,  планлаштырылган 4,6% урынына арту 7,5% тәшкил иткән. Индексация шул исәптән картлык буенча пенсия алучы 900 меңнән артык  пенсионерга да кагылды.

Гамәлдәге пенсионерларга түләүләр белән бер үк вакытта гыйнварда эшләүче татарстанлыларга яңа билгеләнгән пенсия түләүләре индексацияләнде.  Пенсиягә теркәлгән түләү күләме 7 567,33 сумнан 8 134,88 сумга кадәр арттырылган.

 Президент тарафыннан расланган федераль бюджет турындагы закон нигезендә, гыйнварда шулай ук күп кенә пособиеләр күләменә йогынты ясаучы яшәү минимумы артты. Мәсәлән, Татарстан Социаль фонды хәзер  200 меңнән артык баланың әти-әнисенә һәм 2 меңнән артык йөкле хатын-кызларга түли  торган бердәм пособие.

Гамәлдәге кагыйдәләр буенча пособие суммасы һәр регионда балага яки хезмәткә яраклы өлкәнгә билгеләнгән яшәү минимумыннан чыгып исәпләнә. Татарстанда балага яшәү минимумы- 12741 сум,хезмәткә яраклы өлкән кешегә- 14317сум тәшкил итә.

 Бердәм пособиедән тыш, шулай ук балаларга күләме яшәү минимумы буенча билгеләнә торган башка түләүләр дә арттырылды. Мәсәлән, 3 яшькә кадәрге беренче балага айлык пособие яки 3 яшькә кадәрге балаларга ана капиталы хисабыннан айлык түләү. Әлеге түләүләр буенча дәүләт ярдәмен бүген 20 меңнән артык баланың  ата-анасы ала.

Татарстан Социаль фонды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев