Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанлылар мобилизацияләнгән якыннарына кыр почтасы белән хатлар җибәрә ала

Россия Саклану министрлыгы махсус хәрби операция зонасында кыр почтасы эшен оештырды.

 

РФ Кораллы Көчләренең фельдъегерия-почта элемтәсе бүлекләре хатларны тапшыру белән шөгыльләнә.

Хәзерге вакытта махсус операция зонасындагы ир-атларга хат язу өчен аның хәрби частенең номерын белергә кирәк. Мобилизацияләнүчегә хәрби часть номерын чакырылу белән хәбәр иттеләр һәм ул номер үзгәрмәгән.

Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында якыннары мобилизацияләнгән туганының хәрби часте номерын белмәсә, алар муниципаль берәмлекнең хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә ала. Аларның телефон номерлары Татарстан Хәрби комиссариатының рәсми сайтында бирелгән.

Хат гади почта конвертында җибәрелә, адресны үрнәк буенча язарга кирәк:

103400, Мәскәү - 400, алга таба хәрби часть номеры. Алар гади хат кебек китә.

Хәрбиләр шулай ук якыннарына хат җибәрү мөмкинлегенә ия. Моның өчен һәр хәрби почта конвертлары һәм язу кирәк-яраклары белән тәэмин ителәчәк.

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев