Татарстанлыларны көчле магнит давылы башлануы турында кисәттеләр
Бүген, 8 февральдә, көчле магнит давылы башлана.
Геомагнит активлыгы фаразлары буенча, ул бер айга якын дәвам итәчәк.
13-21 февральдә иң көчле дулкыннар көтелә. Индекс максималь, дүртенче дәрәҗәгә җитәчәк. 22 февральдә кыска гына кимүдән соң активлык тагын да көчәячәк һәм ай ахырына кадәр югары булып калачак.
Бу көннәрдә метеога бәйле кешеләр көчләренең кимүен, баш авыртуларын һәм кәефләренең начараюын тоярга мөмкин. Табиблар күбрәк ял итәргә, сыеклык – су эчү режимын күзәтергә һәм физик йөкләнешне киметергә куша.
Давылның беренче билгеләре 8 февральдә барлыкка киләчәк. Геомагнит активлыгы өченче дәрәҗәгә кадәр күтәреләчәк һәм берничә көн дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев