Татарстаннан дүрт мәктәп укучысы «Софиум» олимпиадасында җиңүче булды
Россиянең Үзәк сайлау комиссиясендә мәктәп укучыларының сайлау хокукы мәсьәләләре буенча «Софиум» Бөтенроссия олимпиадасының финал сынаулары тәмамланды.
Йомгаклау интеллектуаль уенда ил төбәкләреннән һәм «Сириус» территориясеннән 121 укучы катнашты, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте.
Конкурс йомгаклары буенча Татарстанның берьюлы дүрт вәкиле иң күп балл җыйды һәм беренче урыннарны яулады.
Җиңүчеләр булып Түбән Кама районыннан Әмирә Архипова, Азнакай районыннан Әдилә Нәфыйкова, Яр Чаллыдан Валерия Гусева һәм Алексеевск районыннан Богдана Мелехина танылдылар.
Республикадан тагын ике мәктәп укучысы – Софья Андриянова һәм Марина Кузнецова призерлар исемлегенә керделәр.
Финалга чыгучыларга сертификатларны Россия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы, олимпиаданың оештыру комитеты рәисе Элла Памфилова тапшырды.
татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев