Татарстан Республикасында грант алучыга эштән киткән өчен акчаны кире кайтарырга мәҗбүр иткәннәр.
ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, Саба районында яшәүче максатчан грант алган, аның буенча ул җирле учреждениеләрнең берсендә акча түләгән көннән кимендә бер ел эшләргә тиеш булган. Шуңа да карамастан, ул срогы тәмамланганчы үз теләге белән эштән киткән.
Шуннан соң прокуратура дәүләт кеременә грант суммасын түләтү турында судка мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә, татарстанлы барлык алган акчаларын кире кайтарырга тиеш булачак.
Нет комментариев