Быелның дүрт аенда Татарстаннан 16,5 млн доллардан артык «Хәләл» продукциясе экспортланган.
Экспортның зур өлешен сөт, ит һәм кондитер продукциясе тәшкил итте, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
- Бу елга «Хәләл « продукциясен экспортлау буенча планлы бурыч – 50 млн АКШ долларыннан артык. Республикада хәләл продукция җитештерүчеләрнең тотрыклы секторы формалашты. Җитештерү ит, сөт һәм кондитер продукциясен, ярымфабрикатларны, икмәк – күмәч эшләнмәләрен, шулай ук эшкәртү һәм эчемлекләрнең аерым сегментларын үз эченә ала», - дип билгеләделәр министрлыкта
Хәләл продукциянең төп импортерлары булып БДБ илләре, Монголия, Бразилия, Гыйрак, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре тора. Мондый продукцияне Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм Төньяк Африка дәүләтләре дә алырга тели.
татар-информ
Нет комментариев