Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанның бер районында бал кортлары күпләп агуланган

2019 елда Татарстанның барлык районнарында диярлек бал кортлары күпләп үлде,

 

Татарстанның Арча районы Шекә авылында бал кортлары күпләп агуланган. Бу хакта «Татарстан умартачылары» оешмасы җитәкчесе Шәүкәт Хәйруллин «ВКонтакте» социаль челтәрендә хәбәр итте.

«22 июнь иртәсендә Арча районының Шекә авылында Нурулла Закировның умарталыгында бал кортлары күпләп агуланган. Бал кортлары үлә башлаган һәм хәзергә 32 баш умарта да зыян күргән», - дип сөйләде Хәйруллин.

Аның сүзләренчә, ул коткару хезмәтенең 911 номерына шалтыраткан, һәм бер сәгать дәвамында участок полиция хезмәткәре, ветеринария хезмәте, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, район администрациясе вәкилләре килгән.

2019 елда Татарстанның барлык районнарында диярлек бал кортлары күпләп үлде, ул вакытта 2,5 мең умарта кортлары күче юкка чыкты. Бөҗәкләрнең үлеменә кырны пестицидлар белән эшкәртү сәбәп булган, дип хәбәр ителде.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев