Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

2026 ел башыннан Татарстанның 20 студент кызлары йөклелек буенча пособие алган

2026 ел башыннан йөклелек һәм бала табу буенча түләүне Татарстанда көндезге уку формасындагы 20 студент кыз алган инде.

Тагын 41 гариза эшкәртелә. Бу мәгълүматларны Россиянең республика буенча социаль фонды китерә.

Исегезгә төшерәбез, көндезге формада укучы  студентлар өчен пособие рәсмиләштерү мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә барлыкка килде. Узган елның башлангыч йомгаклары буенча, бу ярдәм чарасыннан 100 гә якын кыз файдаланган.

Пособие күләме турыдан-туры региональ яшәү минимумына бәйле. Татарстанда 2026 елга ул 17 547 сум күләмендә билгеләнгән. Шушы суммадан чыгып, стандарт 140 көнлек декрет ялына студент кыз 81 886 сумга исәп тота ала.

Әгәр бала табу катлаулы юл белән узган булса, түләү 91 244,40 сумга кадәр арта. Күп балалы йөклелек вакытында, отпуск 194 көн булганда, сумма 113 470,60 сумга җитә.

 

Казань КП

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев