Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанның авыл медицина учреждениеләренә 2023 елда 1,8 меңнән артык җиһаз кайтарылган

Татарстанның авыл җирлегендә урнашкан медицина учреждениеләренә 2023 елда 1805 берәмлек яңа медицина җиһазы кайтарылган.

17 медицина учреждениесенә заманча маммографлар кайтарылган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы. Маммографик аппарат сөт бизләренең югары сыйфатлы рентген сурәтен тәэмин итә: ул төгәл диагностика һәм яман шешне башлангыч стадиядә ачыклау өчен кирәк. Әлеге аппаратның югары җитештерүчәнлеге бүлектә күбрәк пациентны кабул итәргә мөмкинлек бирә, ә бу – скрининглы тикшеренүләр үткәргәндә аеруча мөһим, дип искәртәләр министрлыкта.

20 стационар рентген аппараты урнаштырылган, алар инде пациентларга хезмәт күрсәтә башлаган. Моннан тыш, кайбер сырхауханәләргә күчмә рентген аппаратлары һәм УЗИ аппаратлары (стационар һәм мобиль) сатып алынган.

"Т.И."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев