Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанның бер районында эшче ток сугудан һәлак булган

Ир-ат өстенә электр чыбыгы төшкән, дип яза «Шәһри Казан» сайты.

Ютазы районында 34 яшьлек эшче һәлак булган.

Тикшерү фикеренчә, мастер күчмә бригада составында электр челтәрен сүндерүдә катнашкан. Бервакыт ир-ат янында гына югары көчәнешле электр чыбыгы өзелеп төшкән. Эшчене ток суга, аны хастаханәгә алып китәләр, биредә ул җан бирә.

Хезмәтне саклау таләпләрен бозу факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бу вакыйганың барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла, дип хәбәр итә Татарстан буенча Тикшерү идарәсе.

"Татар-информ" фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев