Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанның яшь эшмәкәрләре миллион сум грант ота ала

Татарстан Республикасында яшь эшмәкәрләр өчен зур мөмкинлекләр булдырдылар.

Татарстанда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге эшмәкәрләр өчен «Безнекен булдыр»  («Создай НАШЕ!») федераль конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Быел җиңүчеләр санын 100 кешегә кадәр арттырдылар - һәркем үз эшен үстерүгә миллион сум һәм КУЭ Корпорациясе акселераторында урын алачак.

Конкурста ике төп юнәлеш буенча катнашырга мөмкин:

«Бизнесы булмаган яшьләр»: Бу категориядә әле һөнәри эшчәнлек башламаган, ләкин үз бизнесларын ачарга хыялланган яшьләр катнаша ала.

 «3 елга кадәрге бизнес»: Әлеге юнәлеш буенча, эшчәнлегенә 3 елдан артмаган яшь эшмәкәрләр үз проектларын тәкъдим итә ала.

Иң яхшы 100 җиңүче исеме май аенда Мәскәүдә узачак форумда игълан ителәчәк. Конкурста катнашу өчен гаризаларны 2026 елның 10 мартына кадәр кабул итү дәвам итәчәк.

Узган елгы нәтиҗәләр буенча, Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында иң күп гариза биргән проектлар саны буенча өченче урынны яулаган иде — барлыгы 130 проект тәкъдим ителгән. 

https://kazved.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев