Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанның яшь укытучыларына айлык өстәмә күләмне дүрт тапкырга арттырдылар

Татарстанда мәгариф өлкәсендә яшь белгечләр өчен айлык стимуллаштыручы өстәмә арттырылды.

Хәзер ул 10 000 сум тәшкил итәчәк, бу элеккеге 2510 сумнан дүрт тапкырга диярлек күбрәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Тиешле карарга Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин кул куйган. Бу карар төбәктәге яшь укытучыларга һәм мөгаллимнәргә өстәмә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Элеккечә үк, түләү уку йөкләнеше күләменә һәм фактта эшләнгән вакытка пропорциональ рәвештә исәпләнәчәк. Алучылар даирәсенең киңәюе мөһим үзгәреш булган: хәзер алар исәбенә һөнәри белем бирү учреждениеләренең яшь педагоглары, ягъни көллият һәм техникум укытучылары да кертелгән.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев