Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанның медицина хезмәткәрләрен махсус социаль түләү көтә

Хөкүмәт Карары белән кертелгән яңа түләү 2023 елның гыйнварыннан сәламәтлек саклауның беренчел звеносы, үзәк район, район һәм участок хастаханәләренең, шулай ук станцияләрдә һәм ашыгыч ярдәм бүлекләрендә эшләүче медицина хезмәткәрләренә билгеләнгән.

Түләү күләме медицина хезмәткәрләре категориясенә һәм медицина оешмасы төренә карап 4,5 меңнән 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Түләүнең операторы итеп Россиянең социаль фонды билгеләнгән, шул ук вакытта акчалар медицина оешмалары мәгълүматлары нигезендә биреләчәк. Һәр ай нәтиҗәләре буенча алар ярдәм алырга хокуклы хезмәткәрләрнең электрон реестрын формалаштырырга һәм бу мәгълүматны Социаль фондка тапшырырга тиеш. Реестрда хезмәткәр турында белешмәләр белән беррәттән билгеләнгән өстәмә түләү күләме һәм ул исәпләнгән мәгълүматлар да күрсәтелә.

"Медицина хезмәткәрләренә яңа түләү алу өчен бернәрсә дә эшләргә кирәкми – акча автомат рәвештә биреләчәк. Социаль фондның территориаль бүлекчәләре түләүне медицина оешмасы хезмәткәрләр реестрын формалаштырганнан һәм фондка тапшырганнан соң 7 эш көне дәвамында күчерәчәкләр», - дип төгәлләштерде Россия Социаль фондының Татарстан буенча башлыгы Эдуард Вафин.
Табибларга гыйнвар өчен беренче язылу февраль ахырында ук киләчәк. Акчалар социаль фондка медицина оешмасы тәкъдим итәчәк реквизитлар счетына күчереләчәк.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanny-meditsina-khezmtkrlren-makhsus-sotsial-tl-kt

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев