Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров вафат
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров вафат

Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров вафат булган. Җырчыга 72 яшь иде.

Искәндәр Биктаһиров белән хушлашу мәрасиме 25 декабрьдә, 10:00 сәгатьтә Казанның Мәрҗәни мәчетендә узачак.

1951 елның 12 октябрендә Чирмешән районы Югары Чыгтай авылында туган.

1980 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый, 1982–1984 елларда Казан консерваториясендә З.Хисмәтуллина классында белем ала.

1975–1981 елларда Татарстан Республикасы Җыр һәм бию ансамбле хоры артисты, 1981–1995 елларда Татар филармониясе эстрада бүлегенең солист-вокалисты, 1995 елдан Казан шәһәр филармониясе солисты.

"Ш.К."

Фото: "Заман сулышы" архивыннан. Рамия Гарифуллина фотосы


Нет комментариев